Биредә яшәүчеләр район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шәһәрнең һәм районның социаль-икътисади үсеше турында белә алдылар.
Отчет белән җирлек башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалиев чыгыш ясады.
Район башлыгы Валерий Чершинцев районның социаль-икътисади үсеше турында хәбәр итте һәм киләчәккә перспектив планнар билгеләде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган проектлар турында «РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» дәүләт учреждениесе идарәчесе Павел Лоханов чыгыш ясады һәм сөйләде.
Халык район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр һәм мәктәпне капиталь ремонтлау һәм авылда яңа балалар мәйданчыгы урнаштыру турында теләкләр әйттеләр.
Очрашу ахырында зирәк яшьтәге вәкилләр өчен Өлкәннәр айлыгы кысаларында бәйрәм табыны һәм концерт оештырылды.