Биредә яшәүчеләр район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шәһәрнең һәм районның социаль-икътисади үсеше турында белә алдылар.
8 ай эчендә башкарылган эшләр турында отчет белән җирлек башлыгы Илмир Кәшафетдинов чыгыш ясады.
Аннары район башлыгы Валерий Чершинцев районның социаль-икътисади үсеше турында хәбәр итте һәм киләчәккә перспектив планнар билгеләде. Шулай ук Башлык "Үлемсез полк" стендын булдырырга һәм күпер ремонтына гариза бирергә кушты.
Халык район башлыгы белән аралашты һәм үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.
Очрашу ахырында зирәк яшьтәге вәкилләр өчен Өлкәннәр айлыгы кысаларында бәйрәм табыны һәм концерт оештырылды.