Билгеләнгән штрафны карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк.
Менделеев районы буенча ЮХИДИ бүлегендә штрафның административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиешлеген искә төшерделәр. Барыннан да ешрак, срогы чыккан очракта, тагын бер штраф икеләтә күләмдә билгеләнә, ләкин мәҗбүри эшләр яки 15 тәүлеккә кулга алу (РФ КоАП 20.25 ст.1 ө.) кулланылырга мөмкин.
Шулай ук хуҗасы штраф түләүдән качкан автомобильне суд приставлары да кулга ала ала