Татар теле буенча белемен шулай ук 1 нче һәм 3 нче мәктәпләрдә дә тикшерелде. Күпләр онлайн вариантны сайладылар.
Мәдәният сараена килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде.
"Катнашучылар арасында төп тел булып татар телен белмәүчеләр күп булуы куандыра", - диде ул.
Диктант өчен Гомәр Бәширов әсәреннән өзек сайланган. Менделеевлылар әйткәнчә, текст шактый катлаулы, күп кенә әйләнешләр, сынау билгеләре белән.
Диктант нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында белергә була.
