Тат.Чаллыда халык җыены узды

2021 елның 10 сентябре, җомга

10 сентябрь көнне Татар Чаллысы авылында район башлыгы Валерий Чершинцев, шулай ук хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены узды.

Рәсми өлеш алдыннан тамашачылар өчен зур булмаган концерт программасы әзерләнгән иде.

Аннары Татар Чаллысы авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 8 айдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында авыл җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова сөйләде.  

Полиция участок уполномоченныйлары бүлеге һәм эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Альберт Юнысов халыкка Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең вакантлы вазыйфаларын комплектлау турында сөйләде һәм җирлектә оператив хәл турында хисап тәкъдим итте.  

Менделеевск муниципаль районының 8 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде.

Татар Чаллысы авыл җирлегендә яшәүчеләр район җитәкчелегенә гамәлдәге программалар өчен рәхмәт белдерделәр.

Аннары Өлкәннәр айлыгы кысаларында чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International