Иске Гришкино авылында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды.
Иске Гришкино авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 2021 елның 8 аена эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Валентина Мамакова сөйләде.
Очрашуга йомгак ясап, Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск муниципаль районының 2021 елның 8 аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай ук авыл халкы район башлыгы урынбасарына һәм авыл җирлеге башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

