1 нче урта мәктәптә "Бондюжский" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы белән очрашу узды

2021 елның 11 сентябре, шимбә

10 сентябрь көнне 1 нче урта мәктәптә район башлыгы Валерий Чершинцев «Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы белән очрашты.

Чакырылган кунаклар өчен иҗади номерлар белән мәктәп укучылары һәм территориаль иҗтимагый үзидарәдә яшәүчеләр чыгыш ясады.

Очрашуда Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, "Бондюжский" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Рәмзия Әхмәдиева, шулай ук муниципаль район Советы аппараты һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

«Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 2021 елның 8 аенда башкарылган эшләре турында ТҖҮ рәисе Рәмзия Әхмәдиева хисап тотты.

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында "Менделеевск РҮХ" ДАССОның баш табибы Оксана Бахматова хәбәр итте.

Алга таба Менделеевск муниципаль районының 2021 елның 8 аенда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде. 

Очрашу ахырында ТҖҮ активистлары актив тормыш позициясе һәм "Бондюжский"территориясен төзекләндерүдә катнашкан өчен район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Шулай ук җыелган халык район башлыгы Валерий Чершинцевка ТОСны үстерүдә актив ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте, ә барлык чакырылган кунаклар да Өлкәннәр айлыгы кысаларында хакимияттән истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International