11 сентябрь көнне Ижевка авылында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында гражданнар җыены булды.
Ижевка авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарының 8 айдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында авыл җирлеге башлыгы Нина Сергеева сөйләде.
Алга таба Менделеевск муниципаль районының 8 айдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде.
Ижевка авыл җирлегендә яшәүчеләр район җитәкчелегенә гамәлдәге программалар һәм авылның актив үсеше өчен рәхмәт белдерделәр.
Алга таба Өлкәннәр айлыгы кысаларында чәй табыны һәм концерт программасы булды.
