Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Бердәм диспетчерлык хезмәте хәбәр итүенчә, ял көннәрендә 21 хәбәр килгән. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге: эшсезлек дәрәҗәсе - 0,37%.

Район үзәк хастаханәсе: балалар арасында ОРВИ очракларының артуы күзәтелә. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә, 710 доза эштә кала. Зарарлануның яңа очрагы расланды.

Авыл хуҗалыгы буенча: көзге чәчү 1700 га тәшкил итә.

Шулай ук капиталь ремонт һәм төзекләндерү объектлары буенча эшләр, Өлкәннәр айлыгы үткәрү, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм торак йортларда җылылык бирү, 17-19 сентябрьдә сайлауларга әзерлек буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International