9-11 сентябрьдә Сызрань шәһәрендә "Сәламәтлек, спорт һәм иҗат" өлкә фестивале кысаларында юниорлар, кадетлар һәм балалар арасында ВТФ тхэквондо буенча ачык турнир узды. Ярышларда 60тан артык команда һәм 800 катнашучы катнашты. Ачылыш тантанасына Россиянең милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре берлеге вице-президенты Петр Макаров чакырылган иде.
