«Көз бүләкләре» күргәзмәсе

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Көз - табигатьнең матурлыгы иң мавыктыргыч һәм матур ел фасылы. Ә тагын бу – кызыклы табигать материалларына: миләш, имән чикләвеге, каштан, күркә, төрле төстәге чәчәкләргә һәм яфракларга бай данлы вакыт. 

Тагын бер уңыш җыю вакыты. Яз һәм җәй айларында утыртканнар, ниһаять, үз бүләкләрен алып килә башлый. Табигать-бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм илһам чыганагы, шуңа күрә ел саен Монай авыл мәдәният йортында «Көз бүләкләре»дип исемләнгән күргәзмә уза. 

Эшләнмәләр ясау-иҗади фикерләүне, карашны, вак моториканы үстерә торган бик файдалы дәрес. Күргәзмәдә катнашучылар үзләренең фантазияләрен, төрле табигый материаллар белән эшләгәндә уйлап табуларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә бик күп кызыклы композицияләр килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International