13 нче сентябрь көнне Тойгуҗа авылында халык җыены булып узды.
Тойгуҗа авыл җирлегенең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Рәфит Сафин чыгыш ясады. Аннары район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева халыкны районның 8 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Халык үз сорауларын бирә алды. Шулай ук җыелучылар район җитәкчелегенә җирлек үсеше өчен рәхмәт белдерделәр.



