14 сентябрьдә гадәти булмаган һәм файдалы итеп Татар Чаллысы кызлары бу көнне үткәрделәр. Авыл мәдәният йортында чәч бизәкләре ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста кызлар матур резинкалар һәм кыстыргычлар ясарга өйрәнделәр. Мондый әйберләр беркайчан да модадан чыкмый, чөнки алар үз куллары белән ясалган.