16 нчы сентябрьдә, Камай авылы мәктәбендә Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлап, “Ник китәргә әле син ашыктың...” исемле искә алу кичәсе уздырылды.
Китапханәче Г.Галимуллина балаларга җырчы-сандугачыбызның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар В.Гыйззәтуллинага багышланган видеоязма белән таныштылар. Аңа багышланган фотоальбом һәм китаплар зур кызыксыну уятты. Инде 20 ел безнең арабызда булмаса да, Вафирә апаның моңлы һәм дәртле җырлары безнең күңелләрдә саклана.