Гаилә укуы “Әни ни дияр иде?”

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус балалар язучысы Любовь Фёдоровна Воронкованың тууына 115 ел тулу уңаеннан “Әни ни дияр иде?” дип аталган гаилә укуы үткәрелде.

Китапханәче балаларга аның тормышы, иҗаты турында сөйләде, китапханәдәге китаплары белән таныштырды. Китапханәче үзе дә, балалар да “Тере фонарь” китабыннан төрле хикәяләрне кычкырып укыдылар,фикер алыштылар, Воронкова әсәрләренә иллюстрацияләр буядылар. “Тере фонарь” китабындагы табигать, авыл тормышы турында язылган хикәяләрдәге  малайлар, кызлар образлары аларга да ошады һәм балалар  Ваня, Катя кебек кыю, Маша кебек кызыксынучан, күзәтүчән булырга теләүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International