ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

28 апрель көнне администрациядә Менделеевск муниципаль районының Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булды.

27 апрельдә Үзәк китапханә “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә “Җиңү җырлары” дигән музыкаль-танып белү программасы уздырды.

Илнәт урта мәктәбендә. Г. Тукай китапханә белән берлектә Хезмәт Герое, беренче Мари шагыйре – мәсәлче Г.Микай – Михаил Степанович Герасимовка багышланган «Микай – мемнан талешкына» (Микай - безнең герой) искә алу сәгате үткәрелде.

Язның иң матур бер көнендә, 26 апрель көнне яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Дөньяда ул бары тик 27 ел яшәсә дә, бары 8 ел гына иҗат итсә дә ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык  - шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. 26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә балалар өчен Габдулла Тукайнын 135 еллыгына багышланган  “Апуш юлы буйлап” дигән әдәби кичә булды.

26 апрель көнне Псәй авылы китапханәсенә кунак булып "Чулпан" балалар бакчасы балалары килде ( тәрбиячеләре Хасанянова Г. М.).

Һәр халык теге яки бу чорда үз Поэтын тудыра. Татар шагыйре Г.Тукайның 135 еллыгына, Абалач авыл китапханәсе аның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләрен кычкырып укып чыкты.

Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен бүген шәхси кабинет ярдәмендә Россия Пенсия фондының рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында өйдән чыкмыйча гына алырга мөмкин. Электрон сервислар Россия Пенсия фонды эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен үз эченә ала, кирәкле белешмәләр һәм өземтәләр алырга мөмкинлек бирә, алар арасында - гражданны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турында белешмә.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.

 26-27 апрель көннәрендә Менделеевскидагы Советлар Союзы Герое М.С. Фоминның 1 нче урта мәктәбендә туган тел һәм әдәбият укытучылары тарафыннан татар шагыйре Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган дәресләр, викториналар, рәсем конкурсы үткәрелде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Сетяк авыл китапханәсендә «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән әдәби сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International