26 ноябрь көнне Тат.Чаллы авылы Мәдәният йорты фойесында “Әни - минем башлангычым” дигән чара узды. Чарада әни, әби-бабайлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Әлеге чараны оештыручылар - китапханәче Е.Б.Шишова һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Тихоновск авыл китапханәсендә «Кызыксынып уку» әдәби сәгате үткәрелде.
24еннән 26 ноябрьгә кадәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Безнең яраткан Кыш Бабай» танып-белү-уен программасына чакырдылар. 7 нче балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Шәмсетдинова А.Ф., Кузнецова Н.Л., Минеева Д.И., Әхмәтов И.Ю., Малыхина С.Н., Бузанова Р.Р.), ә бу 229 мәктәпкәчә балалар китапханәдә күңелле итеп вакытны үткәрделәр.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителде һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.
Алдагы вакыйга уңаеннан безнең районда коррупция турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру башлана, ул 2020 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
3 декабрьдә "Яшьлек" мәдәният йортында 11 сәгатьтә "Звезду за стингер" документаль фильмын күрсәтү булачак. Ветераннарны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, шәһәр һәм район халкын чакырабыз. Керү ирекле.
Бүләкләр 4 нче мәктәптә тапшырылды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Кадастр палатасы белән берлектә дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарыгызга әлеге темага иң актуаль сорауларның һәм җавапларның кайберләрен тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир төзелеше нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларны дәүләт фондыннан документлар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Барыннан да ешрак җирләрне инвентаризацияләү материаллары һәм 2009 елга кадәр әзерләнгән җир кишәрлекләренә җир төзелеше эшләре сорала (2009 елдан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү өчен законнар үзгәрүе сәбәпле, ызанлау планнары әзерләнә). Көн саен Идарә тарафыннан әлеге хезмәт күрсәтү турында кызыксынган затларның йөздән артык гаризасы карала.
Менделеевск районында клиент хезмәте актив режимда Россия Пенсия фонды хезмәтләрен күрсәтүне оештыру буенча актив эш алып бара, ягъни гражданнарның мондый хезмәтләрне рәсмиләштерүгә гаризаларыннан башка, бу күп кенә хәлләрдә аларны территориаль органнарга мөрәҗәгать итү зарурлыгыннан азат итә. Хәзерге вакытта хезмәт күрсәтүнең әлеге ысулы, беркайчан булмаганча, актуаль һәм гражданнар тарафыннан кирәкле, чөнки ул җәмәгать урыннарына баруны чикләргә һәм таҗ инфекциясе йоктыру куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирә.
Гамәлдәге кануннар нигезендә физик затка финанс йөкләмәләре буенча бурычны мәҗбүри түләтү чаралары кулланылырга мөмкин. Бу кагыйдә, туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучылардан тыш, пенсионерларга да кагыла.