ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Елның салкын чоры башлану белән Грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны кискен арта.

Бүген хакимиятнең актлар залында район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә Менделеевск муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

Хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Гаризалар кабул итү 2020 елның 10 октябренә кадәр озайтылды.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» (алга таба – Проект) милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм гражданнарны эшмәкәрлек активлыгына стимуллаштыруга, Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык секторын арттыруга аерым игътибар бирелә.

22 нче августта Тойгуҗа авылы китапханәсе Россия Әләме көне уңаеннан “Ак, кызыл, зәңгәр” дигән акция кысаларында бу дәүләт символының мөһимлеген авыл кешеләренә  аңлатып Россия әләмендәге өч төсле символик лента таратты.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажының дәвамлылыгы турында мәгълүмат, илтеп җиткерү датасы турында белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматлар, өйдән чыкмыйча гына, 2-07-87 телефоны номеры буенча “Кодовое слово”ны файдаланып алырга мөмкин.

22 августта Үзәк һәм Балалар китапханәсе Менделеев мәйданында Россия флагы көненә багышланган белем бирү программасы уздырды.

25 августта 2020 елның 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International