ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Тойгуҗа  авыл  җирлегендә  авыл  халкы  алдында  авыл  җирлеге  башлыгы  Сафин  Рафит  Ахметович  2015 нче  ел  өчен  отчёт ясады. Гилязетдинов Р.А. балигъ  булмаган  үсмерләр  белән  эшләүче  полиция  хезмәткәре  Валитов Р.А. ның  чыгышылары  тыңланды.

7 февральдә  Турай  мәдәният  йортында  өлкәннәр  өчен  “Яшьлегем  җырлары”  дигән  темага  кичә  узды. Караоке  ярдәмендә  бергәләшеп  яшьлек  җырларын  башкару  күңелле  булды.

6 нчы  февральдә  Турай  авыл  мәктәбендә  студентлар  белән  очрашу  оештырылды.Студентлар  мәктәп  елларын  сагынып  искә  алдылар.Үзләре  сайлаган  югары  уку  йортлары  турында  сөйләделәр. Бәйрәмнән  соң  мәдәният  йортында  дискотека  узды.

8 февраль- Россиядә Яшь  геройлар  көне.Татар  Чаллысы  китапханәсендә  бу  көнне  “Ә  мин  шулай  булдыра  алыр  идемме?” дигән  темага  Батырлык  дәресе  узды. Дәрес  өчен  бүгенге  көн  геройлары  турында  китап  күргәзмәсе  һәм  презентация  әзерләнгән  иде

Татар китапханәсендә, Г.Тукайның 130–еллыгы якынлашу уңаеннан, мәктәп укучылары белән әзерлек башланды. 7 нче мәктәп укучылары “Тукай әсәрләре – экранда” чарасында катнашты. Илебездә кино елы булуын истә тотып, балалар белән кино һәм китап турында әңгәмә уздырылды. Укучыларга Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Ак бабай”, “Кышкы кич” мультфильмнары күрсәтелде, эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелде. Әдипнең балачагы турында “Исемдә калганнар” китабын укырга тәкъдим ителде.  Г.Тукай әсәрләре белән китаплар һәм экран аша танышу дәвам итәчәк.

Камай  авылы  клубында  6 нчы февральдә  “Уимблдон - 2016”  дигән  исемдә  өстәл  теннисы  ярышы  уздырылды. Ярышта  Түбән  Кама  һәм  Менделеевск  шәһәрләреннән  дә  кунаклар  бар  иде.

2016 нчы  елның   февраль  аенда  Татарстан  һәм  Каракалпакстан  республикаларының  халык  артисткасы, якташыбыз  Вафирә  Гыйззәтуллинага  багышланган  чаралар  уздырылачак.

2016 нчы  елның  7 нче февралендә  “Батыр” спорт  мәктәбе  чаңгы  ярышлары  уздырды. Анда  Татар  Чаллысы, Енабердино  һәм  шәһәр  мәктәпләре  катнашты

Бөрешле  керәшеннәре  активистлары  инициативасы  буенча  2016 нчы  елның  5 нче февралендә  Дуслык  йорты  Егор  Уткин  яшәгән  авыл  кешеләрен  кабул  иттес

Бүген  В.Чершинцев  Татарстан  Республикасының  экономика  министрлыгы,Сәүдә  һәм  сәнәгать  министрлыгының  берләштерелгән  утырышында  катнашты.Киңәшмәне  Президент  Р.Н.Минниханов  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International