“Тукай әсәрләре – экранда

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Татар китапханәсендә, Г.Тукайның 130–еллыгы якынлашу уңаеннан, мәктәп укучылары белән әзерлек башланды. 7 нче мәктәп укучылары “Тукай әсәрләре – экранда” чарасында катнашты. Илебездә кино елы булуын истә тотып, балалар белән кино һәм китап турында әңгәмә уздырылды. Укучыларга Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Ак бабай”, “Кышкы кич” мультфильмнары күрсәтелде, эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелде. Әдипнең балачагы турында “Исемдә калганнар” китабын укырга тәкъдим ителде.  Г.Тукай әсәрләре белән китаплар һәм экран аша танышу дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International