ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 2 «Б» сыйныфы (укытучы Әхмәдуллина З.Р.), 3 нче мәктәпнең 2 «А» һәм 2 «Б» сыйныфлары (укытучылары Тешабаева Р.Р., Килеева С.Н.) А.П. Гайдарның «Чук и Гек» хикәясе буенча «В гостях у Чука и Гека» әдәби ярыш булды.

Дәүләт хезмәтләре порталында 18 гыйнвардан тест режимында COVID-19 га вакцинациягә язылу эшли башлады. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте. Вакцинациягә 18 яшькә җиткән һәм табиблар каршы булмаса - теләсә кайсы россияле языла ала.

Поликлиникада прививка кабинеты ачылды. Тиз һәм уңайлы вакытта прививка ясатырга мөмкин.

Татарстанлылар бушлау Росреестр белгечләре белән дәүләт кадастр исәбенә алу, хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм башка эшчәнлек юнәлешләре буенча консультация ала алалар. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнарны видео аша кабул итүне дәвам итә.

Безнең программаның темасы - ир белән хатынның уртак милке турындагы актуаль мәсьәләләр. Безгә Татарстан Росреестрында, хокукларны теркәүгә тәкъдим ителгән документларның хокукый экспертизасын үткәргәндә, хокукларны дәүләт регистраторлары, кызганычка каршы, гаилә законнары өлкәсендә мөрәҗәгать итүчеләрнең хокук мәсьәләләрен белмәве яки аңламавы белән еш кына очрашалар, бу хокукны дәүләт теркәвенә алуны туктатуга китерә. Сезнең игътибарыгызга еш очрый торган ситуацияләрне тәкъдим итәбез, аңлатмаларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева бирә.

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,3% ка индексацияләнгән, бу 2020 ел нәтиҗәләре буенча фараз инфляциясе күрсәткеченнән югарырак. Индксация нәтиҗәсендә күпчелек эшләмәүче пенсионерларның картлыгы буенча иминият пенсиясе аена мең сумнан да ким булмаган күләмдә арткан, ә аның уртача күләме - 17,5 мең сумга кадәр.

«Ана (гаилә) капиталы чаралары белән эш итүгә бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 1 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль законның аналык (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән бәйле административ процедураларны гамәлгә ашыру срокларын кыскартуны һәм ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән бәйле рәвештә Ана (гаилә) капиталы чаралары (акчаларының бер өлеше) турындагы гаризаны карау турындагы нигезләмәләре үз көченә керде.

Киләсе елның гыйнварында иминиятчеләр РФ Пенсия фондына исәп-хисапның өч төре буенча хисап тотарга тиеш була: СЗВ-М, СЗВ-ТД һәм ДСВ-3.

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шартны үтәргә кирәк дип искәртә: гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җитү, тиешле стаж һәм пенсия коэффициентлары булу. Алар никадәр күбрәк булса, пенсия күләме шулкадәр югарырак.

Россия Федерациясе территориясендә оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар реестрга кертелгән контроль-касса техникасын кулланырга тиеш (2003 елның 22 маендагы 54-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә исәпләүләр башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законның 12 статьясындагы 1 пунктында, алга таба - 54-ФЗ номерлы Федераль закон). Искәрмәләр 54-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International