23 ноябрь, Тат.Чаллысы авыл мәдәният йортында "Башлы булма, катлы бул!" " дип исемләнгән кәбестә утырышлары узды.
Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасарының 2021 елның 22 ноябрендәге 86 номерлы карары белән Менделеевск муниципаль районы Советының «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләнде.
"Форпост" үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Inclusive Crossfit 2021 ярышлары узды.Спортчылар парлап чыгыш ясадылар һәм 4 күнегү булды: утыру, кулларда яткан килеш күтәрелү, берпи һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү
Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, 2021 елның 10 аенда 900 меңгә якын мөрәҗәгатьнең 220 меңе онлайн режимда бирелгән. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк.
Узган тәүлек эчендә 174 кеше прививка ясатты, шуларның 74е “Юность» район мәдәният йортында, 100е шәһәр сырхауханәсендә.
Кичә хакимияттә 2022 елда гамәлгә ашырылырга тиешле федераль һәм республика программалары буенча район җитәкчесе Радмир Беляев рәислегендә киңәшмә узды.
24 ноябрьдә район җитәкчесе Радмир Беляев инвестицион һәм инфраструктура үсеше идарәсе башлыгы Артур Захарян, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников, идарәче компания белән берлектә «Безнең ишегалды»проектын тормышка ашыру кысаларында киләсе елда төзекләндерелергә тиешле ишегалларын карадылар.
27 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә С.Гассар ис. мәдәният сараенда Коръән уку, догалар, лекцияләр, вәгазь, шулай ук "сорау-җавап"форматында аралашу була.
20 ел элек 27 ноябрьдә Удмурт Республикасының "дәүләт телләре турында" Закон кабул ителде, шул вакыттан Удмурт теле дәүләт теле статусына ия булды. Ә 2018 елдан бәйрәм календаренда Удмурт теле көне барлыкка килде. Енабердино мәктәбендә удмурт теле атналыгы башланды. Енабердино авыл китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, яңа китаплар белән таныштылар, видеопрезентация әзерләнде, Туган тел турында матур шигырьләр яңгырады. Удмурт орнаментлары һәм бизәкләре турында белделәр. Ә 23 ноябрьдә үзенчәлекле көн булды, чөнки очрашуга Ижевск шәһәреннән күптән көтелгән - Удмуртиянең «Зечбур» балалар-яшүсмерләр газетасы (Исәнме) килде.
Үзәк китапханә Менделеевск шәһәренең 1 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен» Достоевский Ф.М " дип исемләнгән квиз-уен үткәрде.