ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Тойгуҗа авылында яшәүче, "Дөрешкәй" театры артисты Роберт Нәбиуллинның 5 октябрьдә туган көне!Аңа 77 яшь тулды!


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

13 октябрьдә Менделеевскида Казан районара табигать саклау прокуроры Денис Александров белән Менделеевск районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча очрашу булып узды.

Иртәгәдән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу башлана, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Менделеевск шәһәрендә 202 елда Бөтенроссия халык санын алу үткәрү чорына стационар участокларның урнашу урыннары исемлеге.

Бүген Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чираттагы видео-кабул итү үткәрде. Бу юлы онлайн-консультациягә бизнес вәкиле мөрәҗәгать итте. Видео аша кабул итү вакытында мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу процедурасы, шулай ук әлеге дәүләт хезмәтләрен алу сроклары буенча аңлатмалар бирелде.

2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында лидерлар рәтенә керде.

Татарстан Росреестры сайтында 2021 елның III кварталы өчен җир һәм күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләрнең чираттагы дайджесты басылды. Документ хакимият органнары, һөнәри берләшмә вәкилләренә һәм гражданнарга ведомство эшчәнлегенең юнәлешләре буенча хокукый яңалыклар турында оператив мәгълүмат бирү өчен эшләнгән.

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) искәртеп узганча, быелның июленнән 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларны ялгыз тәрбияләүче әниләр яки әтиләрнең яңа дәүләт ярдәме чарасына – ай саен 4977 сум 50 тиен күләмендә түләү хокукы барлыкка килгән.

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) искәртеп узганча, пенсиясе югарырак булган хатыны /ире үлгән очракта, тол хатын/тол ир аңа үз пенсиясенә дәгъва итә ала. Әмма  кайбер нюанслар бар.

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) яңа туган балаларның ата-аналарына балага СНИЛС рәсмиләштерергә кирәкми дип искәртә. ЗАГС органнарында сабыйны теркәү дә җитә, калганын Пенсия фонды мөстәкыйль эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International