ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

Татар китапханәсендә “Безне җиңүгә илткән юллар” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче Хафизова Г.Р. Бөек Ватан сугышы вакытында, балалар һәм яшүсмерләрнең партизан хәрәкәтендә катнашуы турында сөйләде. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән яшүсмерләр турында презентация күрсәтте.

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2021 елның 17 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте: Консультация=2021 елның 12 февраленнән 3 февраленә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

М.Җәлил шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, аларны төрле милләт халыклары укый. 2021 елның 15 февралендә М.Җәлилнең тууына 115 ел тула. Шул уңайдан һәм 2021 ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак Алабуга китапханәләр системасы  “Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз” дигән Төбәкара акция оештырды һәм акциядә Бәзәкә авылы китапханәсе дә катнашты. Моның өчен “Каләм белән җиңдек дошманны” дигән поэзия сәгате үткәрде.

12 февраль көнне Ижау мәдәният йортында "Сугыш өчен беркем дә булдырылмаган" хәтер сәгате үткәрелде. Чарага элеккеге әфганчылар Александр Романов һәм Рамил Дәүләтшин чакырылган иде.

Татар теле безгә кирәк.
Менделеев районының беренче татар яшьләре очрашуында төп фикер шул иде.

8 февраль "Юность" кинотеатрының кече залында "Җиңел формат" дип исемләнгән чара үтте. Оештыручысы Миләүшә Канипова - кинотеатр директоры.

Очрашу максаты: татарларны берләштерү, туган телдә аралашу площадкасы булдыру, районда яңа форматлы чаралар планлаштыру.

Барлыгы 16 актив кеше катнашты чарада. Арасында почетлы кунаклар да булды:
Рәйханә Фархетдинова - Менделеев районының үзәкләштерелгән клублар системасы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе рәисе;
Рәхилә Мирзаянова - Менделеев яңалыклары гәҗитенең корреспонденты, директор урынбасары.

Кичә җылы атмосферада үтте. Һәр килгән кеше рухланып татар телен саклау темасына үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтте.

Очрашулар регуляр үтәчәк дип нәтиҗә ясалды. Икенчесе февраль азагында яңа проектлар буенча "Мозговой штурм" рәвешендә узачак.

Чара татарча чәй өстәле артында тәмамланды.

Һәр килгән кешегә рәхмәт сүзләре белдерелде.

Татар яшьләрен яңа оешмага чакырабыз! Тулырак 89503096696 номеры буенча белә аласыз - Миләшә Канипова.

Абалач авыл китапханәсе «мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез – 2021»Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы көрәшкән каһарманнарга - пионерларга багышланган "Мәктәп бусагасыннан сугышка атлаган" истәлек вахтасы узды. Чарада 1 нче мәктәпнең 3 “В” сыйныф укучылары катнашты (укытучылары Мөхәммәдиева Т.В.).

Менделеевскиның туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасының якташлары — яшьтәшләре турында язмалар циклын дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International