22 нче августта Тойгуҗа авылы китапханәсе Россия Әләме көне уңаеннан “Ак, кызыл, зәңгәр” дигән акция кысаларында бу дәүләт символының мөһимлеген авыл кешеләренә аңлатып Россия әләмендәге өч төсле символик лента таратты.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажының дәвамлылыгы турында мәгълүмат, илтеп җиткерү датасы турында белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматлар, өйдән чыкмыйча гына, 2-07-87 телефоны номеры буенча “Кодовое слово”ны файдаланып алырга мөмкин.
22 августта Үзәк һәм Балалар китапханәсе Менделеев мәйданында Россия флагы көненә багышланган белем бирү программасы уздырды.
25 августта 2020 елның 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итә.
30 августта Менделеевскида Шәһәр көне һәм Химиклар көне уздырыла.
Проект Россия Федерациясе Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә гамәлгә ашыра, ул дәүләт хезмәте өлкәсендә эшләү өчен сәләтле яшь кешеләрне ачыкларга һәм танытырга ярдәм итә.
Кичә Ушков паркында туган якны өйрәнү музее тарафыннан Курск сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә багышланган чара оештырылды.
«Татарстанның 100 легендар бренды» өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды. «Ижминводы» санаториясе Татарстанның легендар 100 бренды исемлегенә керде. "Менделеевск яңалыклары" язалар.
Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында сөйләште.