ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

27 июль көнне 11.00 сәгатьтә Бөрешле мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, якташыбыз Уткин Егор Васильевичның туган көненә багышланган, «Бөрешле чишмәләре» дип исемләнгән Уткин укулары район конкурс-фестивале үткәрделәр.

7 августта Менделеевск шәһәренең Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Татарстанда чиста булачак!» бәйрәме узачак.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 30 июлендә төнлә урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көтелә.

«Пенсияләрне билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 03.10.2018 ел, №350-ФЗ Федераль закон озак вакытлы хезмәт стажы булган гражданнарга вакытыннан алда пенсия алу хокукын кертә. 2019 елдан лаеклы ялга 42 елдан ир-атлар өчен (60 елдан да иртәрәк түгел), 37 ел стажлы хатын-кызлар өчен (әмма 55 елдан да иртәрәк түгел) гомуми кабул ителгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыгарга мөмкин.

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) дәүләт софинанславы программасында катнашучыларны ел азагына өстәмә иминият взносларын (алга таба – ДСВ) түләмәүне кичектермәскә, ә түләүләрне даими, яхшырак - ай саен кулай сумма белән башкарырга чакыра.

2021 елның 1 июленнән пенсия һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләрендә бары тик «МИР» түләү системасының банк карталарына гына күчерелә.

Республикада төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буенда 693 юл сервисы объекты урнашкан һәм эксплуатацияләнә, шуларның 502се - 70% тан артыгы, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча аларга куелган таләпләргә туры килми.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

14 августта Менделеевскида Шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр.

Сәйтәк авыл клубы 25 июль көнне, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, балалар өчен «рус халык уеннары дөньясы» дигән күңел ачу чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International