Менделеевск командасы «Скорлупино»Бөтенроссия фестивалендә булды.
Скорлупино-иң гадәти булмаган йомырка фестивале. Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлекчәсе Питрәч районында узган «Скорлупино» йомырка фестивалендә катнашты. Делегацияне Монай һәм Иске Гришкино авыл җирлекләреннән килгән авыл яшьләре тәкъдим итте. Бәйрәмнең төп вакыйгасы фестиваль уеннары булды. Йомырка ыргыту буенча Чемпионат,әтәч сугышлары һәм йөгерү, йомырка пейнтболы, каршылыклар аша эстафеталар-боларның барысында да Татарстаннан 17 команда катнашты.