Өлкәннәр айлыгы

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Сентябрь аеннан башлап, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр өчен күп кенә чаралар уздырды. Аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итү, ял концерты бүләк итү һ.б. Ә 1 нче октябрь көнне китапханә белән берлектә   авылдашларыбызның хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдык, гапләшеп утырдык. Алар безгә яшь вакытлары турында сөйләделәр, хәтта Мәрфуга апа үзенең яраткан җырларын да искә төшереп алды. Аларга сәламәтлек, матур тормыш көзе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International