Хәйрия акциясе һәр якшәмбедә үткәрелә.
Шәһәрнең аз тәэмин ителгән гаиләләре өчен бушлай кайнар аш оештырылган. Яр Чаллы эшмәкәре Марсель Насыйпов шәһәрнең аз тәэмин ителгән гаиләләре өчен иганәчеләр белән берлектә хәйрия акциясе уздыра. Менделеевлыларга кайнар аш белән карабодай боткасы, кайнар чәй, печенье тараталар. Акция һәр якшәмбедә 13:00 сәгатьтә «Юность»мәдәният йорты янында үткәрелә.