Өлкәннәрнең хәлен белешү «Күңел җылысын өләшик»

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

1 нче октябрь-Халыкара өлкәннәр көне. Тойма авылы китапханәчесе Галимуллина Фирдәүсә  һәм Димухаметова Магъфия апаларны бәйрәм белән котларга өйләренә барды.

Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Алар белән дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була. Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләләр. Фирдәүсә апа белән Магъфия апа китапханәгә килгән «1000 секретов», «1000 советов», «Гаилә учагы», «Сөембикә» журналларын, «Акчарлак», «Ирек мәйданы» газеталарын бик яратып укыйлар. Китапханәче өлкәннәргә аяз күк йөзе, бәхет – шатлык, сау-сәламәт булып озак яшәүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International