Сез иң гүзәл кеше икәнсез...

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бүгенге көзге матур көндә бөтен дөнья укытучыларны бәйрәм белән котлый кебек. Күктә кояш балкый, күзне назлап бар табигать алтынга төренгән. Шул уңайдан, Песәй мәдәният хезмәткәрләре  мәктәбебез укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Хөрмәтле мөгалимнәргә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар юлдаш булуын телибез. Рәхмәт сезгә, балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, ә аларда кешелеклелек, әдәплелек кебек кыйммәтле сыйфатларны да тәрбиялисез. Күп еллар әле бу бәйрәмне каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International