Респиратор авыруларның сезонлы кискенләшүе чорында, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычыннан саклану шартларында Роспотребнадзор гриппка каршы вакцинация үткәрү турында искә төшерә.
Гриппка каршы вакцинацияләүнең максатлары нинди?
Гриппка каршы вакцинациянең төп максаты - кешеләрне инфекциянең массакүләм һәм контрольсез таралуыннан, грипп эпидемиясеннән яклау. Шуны аңларга кирәк, халыкка вакцина ясаганда, табиблар өзлегүләрдән үлү куркынычы булганнарның тормышын коткарып кала. Куркыныч төркеменә иммунитеты формалашу процессы әле барган кечкенә балалар, өлкән кешеләр, шулай ук хроник авырулар белән интегүчеләр, бигрәк тә иммунодефицит халәтле кешеләр керә.