Пенсионер статусы турында белешмәне электрон рәвештә алырга мөмкин

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бүген Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен, өйдән чыкмыйча, РПФның рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет ярдәмендә алырга мөмкин. Электрон сервислар РПФ эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, кирәкле белешмәләр һәм өземтәләр алырга мөмкинлек бирә.

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) пенсия алды яшендәге гражданнар өчен берничә ташламалар һәм социаль ярдәм чарасы – әйтик, җәмәгать транспортында, торак-коммуналь хезмәтләрдә йөрү, милек һәм җир салымнарыннан азат итү һ.б. билгеләнгән дип искәртә.

Кайбер категорияләрдәге гражданнарның пенсия яше чикләре үзгәрмәсә дә, аларга пенсия алды ташламалары барыбер бирелә. Мәсәлән, биш баласы булган күп балалы әниләр ташламаларга 45 яшьтән, ягъни үзләре өчен гадәти пенсиягә чыгу яшенә кадәр (50 ел) биш ел кала исәп тота ала. Пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга ташламалар һәм гарантияләр турында тулырак мәгълүмат белән Пенсия фондының рәсми сайтында «гражданнарга»/«пенсия системасы турында нәрсә белергә кирәк»бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International