Алтын көзнең үз матурлыгы, үз хозурлыгы. Нәкъ шундый көннәрнең берсендә, өлкәннәр көнен һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Бар гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган Асия апа Мазитова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре аны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.
.jpg)