Укытучы– изге бер сүз ул

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз укытучысы булган. Укытучы –ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!

5 октябрь көнне күркәм бәйрәмнәрнең берсе –укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә Камай авылы мәктәбе укытучылар коллективына үзләренең котлауларын юлладылар.

Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек,әлбәттә инде, тырыш , акыллы укучылар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International