5 октябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада 450 кеше, шул исәптән республиканың барлык районнарыннан укытучылар һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Менделеевск районыннан:
Смирнова Гөлнара Рашатовна-1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Муниципаль һәм зона этабы җиңүчесе, «Ел укытучысы-2021»Бөтенроссия конкурсының республика этабы катнашучысы
Колясева Елена Валерьевна-1 нче урта мәктәпнең математика укытучысы, Муниципаль һәм зона этабы җиңүчесе, «Ел укытучысы-2021»Бөтенроссия конкурсының республика этабы катнашучысы
Исрафилова Светлана Харис кызы-3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы, БДИ үткәрү пункты җитәкчесе.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галиева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илбар Таһиров.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте педагогик хезмәтнең сыйфатын һәм абруен күтәрү өчен барысын да эшли. «Киләчәктә республика, ил өчен җаваплылыкны үз өстенә алган буын язмышы нәкъ менә сезнең кулларда. Татарстан, гадәттәгечә, мәгариф системасына зур игътибар бирә, дип өстәде ул.