Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев Менделеевскиның кайбер мәдәни учреждениеләрендә булды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев эшлекле очрашу барышында шәһәрнең мәдәният учреждениеләре белән танышты.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова белән берлектә мәдәният өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр, үсеш стратегиясе һәм эш сыйфатын яхшырту буенча фикер алыштылар. С.Гассар исемендәге мәдәният йорты, «Юность» мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе җитәкчеләре Радмир Илдар улы өчен экскурсия үткәрделәр, мәдәни объектларның эше белән таныштырдылар.

Очрашуның төп темалары:

С.Гассар исемендәге мәдәният йортында залны һәм сәхнәне, шулай ук тавыш техникасын яңарту зарур.

Радмир Илдар улы «Юность» район мәдәният йортын яшьләрнең креатив эшчәнлеге үзәге итәргә тәкъдим итте.

Яшь белгечләргә - педагогларга ярдәм итү, шулай ук район балалары сәнгать мәктәбендә белем алу мөмкинлеге булсын өчен өстәмә бина кирәклеге турында да сүз барды.

Сораулар һәм тәкъдимнәр алдагы эштә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International