Электрон хезмәт кенәгәсен сайлыйбыз

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елда Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре кертелгәннән соң, Менделеевск районында яшәүче 931 кеше, кәгазьдән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәсен сайлап алган.

Электрон форматның төп өстенлекләреннән берсе шунда ки, ул хезмәткәр үзенең хезмәт стажы турындагы мәгълүматларны югалту куркынычын юкка чыгара диярлек. Эш бирүчене бетергән очракта да, хезмәткәр РПФКА үз хезмәт эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат соратып ала ала.

Электрон хезмәт кенәгәләре дистанцион эшне оештыру ягыннан уңайлы, бу коронавирус инфекциясе таралу фонында бүгенге чынбарлыкта аеруча актуаль. Бу очракта дистанцион эшкә урнашу турында мәгълүматны  электрон почта аша эш бирүчегә җибәрергә мөмкин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International