Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) иминләштерүчеләргә 16 октябрьгә кадәр 2021 елның сентябрь ае өчен ике хисап тапшырырга тиеш, дип искәртә:
СЗВ-М формасы буенча иминләштерелгән затлар турында белешмәләр;
СЗВ-ТД формасы буенча хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр, әгәр хисап аенда теркәлгән затларны башка даими эшкә күчерү һәм теркәлгән затлар тарафыннан хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлап алу турында гаризалар бирү очраклары булса.
Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. 25 һәм аннан да күбрәк кеше булган эш бирүчеләр отчетны электрон формада тапшыра.
Россия Пенсия фонды органнарына (иминиятченең теркәлү урыны буенча) җибәрелер алдыннан әзерләнгән хисапны, тикшерү программасыннан файдаланып, формат-логик контрольгә тикшерергә кирәк.
Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хисаплылыкны үз вакытында тапшыру турында алдан кайгыртуны сорый. Өстәмә мәгълүмат алу өчен Россия Пенсия фонды сайтының төбәк битендә урнаштырылган телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
РПФТА хисап турында тулырак Россия Пенсия фондының рәсми сайтында белергә мөмкин www.pfr.gov.ru к