Татарстан реестры мәгълүматлары буенча, «гараж амнистиясе» турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле аның мөмкинлекләреннән 115 татарстанлы файдаланган инде. Яңа закон кысаларында Чаллы һәм Казан халкы аеруча актив мөрәҗәгать итә.
Әйтик, сентябрь аенда автокалада «гараж амнистиясе» нормаларыннан 46 гараж хуҗасы файдаланган, Казанда – 68. Шулай ук «гараж амнистиясе» ярдәм итүчеләр арасында Чистай районында яшәүче берәү дә бар. Бу-72 яшьлек Павел Тарбеев. Гаражны ул 1972 елда ук төзегән, 2018 елда теркәгән, ә менә җир участогын хәзер генә бушлай рәсмиләштерә алган. «Гараж амнистиясе» гамәлдә булганчы Павел Григорьевич җир участогын бары тик кадастр бәясе буенча гына сатып ала ала иде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләвенчә, күп кенә хуҗаларның җир кишәрлекләрен милек итеп рәсмиләштерә алмавының тагын бер сәбәбе-гаражларның «биналар»буларак теркәлүе.