Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чаралар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәрвакыт актуаль.
Шуңа күрә 2 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Күңелле светофор»дигән чара узды. Чараның максаты-төрле практик ситуацияләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту; юлда үзеңне дөрес тота белү.
Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр дә, пассажирлар да, шоферлар да булдылар. Чара ахырында балалар алдында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Менделеевск районындагы бүлек башлыгы Халикулова Мәликә чыгыш ясады, ул тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри куллану турында искә төшерде. Шулай ук урта төркем балаларына юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаручы брелоклар һәм бүләкләр тапшырды.