Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2021 нче елның 7 октябре 21 сәгатьтән 8 октябре 12 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү килде
Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр итә:
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 октябрендә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.