Йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан хатын-кызлар (12 атнага кадәр) һәм ялгыз гына 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен айлык пособие-авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү чарасы. Мондый түләүләрне билгеләүнең бер шарты-керем аз.
Ялгыз ата-аналар һәм йөкле хатын-кызлар өчен айлык пособие гаиләдә бер кешегә туры килгән керем җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмаган очракта билгеләнә. 2021 елда Татарстан Республикасында ул гаиләнең һәр әгъзасына 11 093 сумнан артмаска тиеш. Гаиләнең түләүгә хокукы булу-булмавын билгеләү өчен, исәпкә алынган чорда гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәрен унике айга һәм гаилә әгъзаларының санына бүләргә кирәк.
Керемнәр турында мәгълүмат 12 ай эчендә исәпкә алына, әмма бу чорны исәпләү гариза биргән айга кадәр 4 айдан башлана. Димәк, булачак әни яки ялгыз ата-ана 2021 елның сентябрь аенда түләү сорап мөрәҗәгать итсә, 2020 елның маеннан 2021 елның апреленә кадәр, әгәр октябрьдә 2020 елның июненнән 2021 елның маена кадәр булган керемнәр исәпкә алыначак.