Менделеевскида РФ атказанган халык иҗаты коллективы «Шаян» концерты узды

2021 елның 8 октябре, җомга

Менделеев халкы "Пушкин картасы" федераль проекты кысаларында концертка бушлай килә алды.

Мәдәният сараенда РФ атказанган халык иҗаты «Шаян»коллективы концерты булып узды. Тәрбияләнүчеләр дөньяның төрле халыклары биюләренең төрлелеген күрсәттеләр. Шулай ук концертта Яшьлек моңнары вокал квартеты да катнашты.


Исегезгә төшерәбез, сентябрьдән федераль мәдәни проект старт алды. Мондый мөмкинлектән 14-22 яшьлек яшьләр файдалана ала.


Бу ел ахырына кадәр картада 3000 сум акча булачак, ул акчага  музейларга, мәдәни үзәкләргә, мәдәният йортларына һәм театрларга барырга мөмкин. Менделеевскида бу проектта туган якны өйрәнү музее, Мәдәният сарае һәм «Юность» кинотеатры катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International