Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады

2021 елның 8 октябре, җомга

Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

«Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Республика инвестиция җәлеп итә торган төбәк булып кала бирә. Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар гамәлгә ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары уза. Бүген Татарстан-яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Безнең горурлыгыбыз — милләтара һәм конфессиональара татулык һәм гражданлык татулыгы», - дип ассызыклады ул.

Юлламаның тулы тексты белән ТР Президенты сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International