Өлкән яшьтәге гражданнар ышанучан. Шуңа күрә төрле сылтаулар астында фатирларга үтеп керә торган намуссыз кешеләр аларга исәп тота да инде. Визитлардан соң күпләр сыйфатсыз товарлар яки хезмәтләр өчен соңгы акчаларын бирәләр. Мондый ысуллар белән сатыла торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр ассортименты - косметик продукция, медицина приборлары, савыт-саба, исәпләү приборларын алыштыру һәм тикшерү һәм башкалар.