11 октябрьдә Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев Менделеевскида сәламәтлек саклау системасының эше белән танышты.
Аерым алганда, ул район үзәк хастаханәсендә булды. Баш табиб Оксана Бахматова белән бергә кадрлар җәлеп итү өчен арендалы торак оештыру, техник җиһазланыш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар-тамогроф сатып алу мәсьәләсе карала, шулай ук стационар, йогышлы авырулар бүлеген һәм азык-төлек блогын ремонтлау мәсьәләләрен күтәрделәр.
Хәзер балалар поликлиникасын, олылар һәм балалар поликлиникаларының фасадын капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.
Агымдагы ел ахырына Менделеев районында яшәүчеләр дәвалана, медицина күзәтүе утә алыр һәм яңа уңайлы шартларда эшләрләр дип ышанып калам - дип билгеләп үтте Р. Беляев.
Очрашу ахырында башкарма комитет хезмәткәрләре белән видеоконференция режимында коронавирус инфекциясен таратмау һәм вакцинацияләү буенча штаб үткәрделәр.