Татар Тәкәше авылында Бөтендөнья Икмәк көне узды. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул – тормышыбыз чыганагы, элекке елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. “Икмәк – һәр нәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек гыйбарәләрне балачактан ук сеңдерәләр.
Клуб мөдире Мусина Айгөл Зөфәр кызы авылда ак тэмле ипи оләште.