«Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә»

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

15 октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында Авыл хатын-кызлары көне уңаеннан «Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә» дип исемләнгән ял кичәсе булды. Авыл клубы мөдире кичәдә катнашучыларны котлап бәйрәм тарихы белән таныштырып узды.Кичәдә катнашучылар тормышлары,гаилә мәшакатьләре белән уртаклаштылар. Күңелле уеннарда, ярышларда бик теләп катнаштылар. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International