Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстан Республикасынының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевка 75 яшь, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинга 80 яшь тулу унаеннан “Безнең уртаклык – кешеләрне ярату”дип аталган шигъри - әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче язучы, шагыйрьләрнең китапханәдәге китаплары белән таныштырды, тормышлары, иҗатлары турында сөйләде. Марсель Галиевнең соңгы тапкыр китапханәгә кайткан “Кәефеңә көя төшермә” исемле китабыннан кечкенә хикәяләрне, гыйбарәләрне кызыксынып укыдылар, Гарифҗан Мөхәммәтшинның төрле елларда нәшер ителгән шигырь китапларындагы шигырьләре шулай ук китап укучыларга ошады. Ике авторның да шигырьләре арасында җыр тексты буларак халыкка танылганнары: М. Галиевнең “Кайту”, “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, Г. Мөхәммәтшинның “Хыял”, “Керим әле урманнарга” һәм башка җырларын бергәләп башкардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)